Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 406 объектта төзелеш эшләре башланган

2016 елның 9 апреле, шимбә

Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 406 объектта төзелеш эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда күп фатирлы торак йортларга капремонт объектларында 1 мең 274 инспекцион тикшерү уздырылган, шулар нәтиҗәләре буенча техник иминлекне бозуның 6 факты ачыкланган (барлык очраклар да Казанда теркәлгән).

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы белдергәнчә, быел күп фатирлы торак йортларга капремонт  программасында 41 муниципаль берәмлек катнаша (Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чүпрәле мунициципаль районнарынан тыш). Сүз гомуми мәйданы 4,7 млн. кв. метрлы 830 күп фатирлы торак йорт турында бара. 194,5 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. И. Фәйзуллин сүзләренчә, бүгенгә подряд оешмалары квалификацион сайлап алынган, алар белән шартнамәләр төзелгән. Эшләр 30 муниципаль берәмлектәге 406 объектта башланган.

Министр мәгариф оешмаларына капремонт турындагы мәсьәләгә аерым тукталды. 8 апрельгә эшләр 147 объектта алып барыла: 80 гомуми белем һәм 15 коррекцион мәктәптә, 52 мәктәпкәчә оешмада.

И. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, быел тугыз балаларны савыктыру лагерена  капиталь ремонт ясау, икесен төзү һәм берсен торгызу карала. Объектларның берсе эксплуатациягә тапшырылган инде, калганнарында эшләр дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, балаларны савыктыру лагерьларын  ремонтлауны 15 майга тәмамларга кирәк. Шуннан соң барлык әзерлек чараларын уздырырга, шул исәптән – ГХМ, Роспотребнадзор һәм ЭЭМ белгечләрен җәлеп итеп, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, булдырыла торган ресурс үзәкләренә (колледжларга) капиталь ремонт программасы буенча 2016 елда эшләр барлык 8 объектта да алып барыла. Башкарылган эшләр күләме – 18,7%.

Мәдәният учреждениеләренә ремонт дәвам итә. 43 объектның 3сендә эшләр тәмамланган.

Шулай ук  3 яшүсмерләр клубында, 4  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге советлары бинасында, 3 Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ремонт тәмамланган.

Моннан тыш, 2016 елда 235 сыер фермасына, 30 яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт ясау һәм 132 силос-сенаж траншеяләрен кору планлаштырыла.

Азакта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, торак мәсьәләсе – бүген иң мөһимнәрдән берсе. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер актив төзелеш фазасы башлана. «Шул көннәрдә плюс 10-15 градус булачак. Бу төзелеш һәм яхшы сыйфат тәэмин итү өчен иң әйбәт шартлар», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Киңәшмә барышында шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев та чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International