Илдар Халиков Казан финанс районын үстерү буенча Россия-Малайзия консорциумы җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР МК Аппаратының Дәүләт милке белән эш итү һәм икътисад, финанслар идарәсе башлыгы Ренат Гайнетдинов, Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды президенты Линар Якупов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева катнашты.

Бүгенге очрашу безнең хезмәттәшлекнең ныгуы һәм киңәюе хакында сөйли, шуның нәтиҗәсендә без “Казан финанс районы”ның мастер-планы концепциясен эшләүнең яңа этабына һәм техник-икътисади нигезләүгә күчә алабыз, дип билгеләде Илдар Халиков.

“Казан финанс районы”ның мастер-планы Яңа Татар бистәсе территориясенең  тарихи йөзен һәм соңгы елларда гамәлгә кертелгән инфраструктура проектларын үзендә күрсәтә алуы бик мөһим, дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.

ТР Премьер-министрына очрашу мөмкинлеген булдырганы өчен рәхмәт белдереп, AJM Planning and Urban Design Group компаниясенең идарәче директоры Норлиза Хашим, “Казан финанс районы” проекты Казан шәһәренә дөньяда зур финанс үзәге буларак үзенең позициясен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде. Шулай ук ул мастер-планны эшләгәндә Татарстан ягыннан барлык теләкләр һәм тәкъдимнәр исәпкә алыначак, дип өстәде.

Алга таба Норлиза Хашим шундый финанс районнары булдыру буенча бөтендөнья тәҗрибәсе турында сөйләде, аерым алганда, Ванкувер, Куала-Лумпур, Париж кебек шәһәрләрдә.

Аннары Илдар Халиков, Норлиза Хашим һәм Линар Якупов “Казан финанс районы”ның мастер-планы концепциясен һәм техник-икътисади нигезләүне әзерләү турында “Россия-Малайзия консорциумы” һәм ТР Хөкүмәте арасында килешүне имзаладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International