Сез Татарстанда булганда программагыз бай булды, нәтиҗәдә сез безнең төбәк белән өлешчә таныштыгыз, диде Рөстәм Миңнеханов, Тюрингия (ФРГ) Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов әфәндегә мөрәҗәгать итеп.
Бу әле безнең республиканың кечкенә генә бер өлеше, дип төгәллек кертте Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан тулаем өч өлешкә бүленә, шулардан: Казан агломерациясе, анда машина төзелеше заводлары, самолетлар һәм вертолетлар төзелеше, нефть химиясе җитештерүе предприятеләре урнашкан, аннары – Кама агломерациясе, анда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше һәм газ химиясе күләмнәре зур, шулай ук Әлмәт зонасы, анда төбәкнең барлык нефть сәнәгате урнашкан.
Казаннан соң киләчәк визит итеп ул Тюрингия делегациясе әгъзаларына Кама кластеры белән танышуны тәкъдим итте.
Нәкъ менә Кама сәнәгать кластеры – безнең төбәкнең төп «үсеш ноктасы», дип белдерде Татарстан Президенты, без анда якындагы елларда сәнәгать җитештерүе күләмнәрен өч мәртәбә арттырырга җыенабыз.
«Бу визитыгыз кысаларында сездә безнең төбәк һәм аның икътисады турында уңай фикер калгандыр дип өметләнәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без исә Тюрингиягә 2013 елның октябрендәге визитыбызны рәхәтләнеп искә алабыз».
Татарстан Президенты, Тюрингиягә быел июнь аенда билгеләнгән эш сәфәре барышында аңа һәм Татарстан коллегаларына уңышлы эшләргә мөмкинлек бирер, дип ышаныч белдерде.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Бодо Рамелов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамеловка Татарстан Республикасына күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Ул хәбәр иткәнчә, бу ике көнлек визит барышында башкарылган эш җитди документта – «юл картасында» чагылдырылырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан белән Тюрингиянең медицина, нефть химиясе, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә уртак проектларыбыз бар инде. «Безнең үзара файдалы хезмәттәшлегебез юнәлешләре күп, һәм барлык санкцияләргә һәм халыкара хәлләргә карамастан, безнең багланышлар сакланып калды, бу визит – бизнеска барлык сәяси мәсьәләләр хәл ителәчәк дигән җитди сигнал», - диде ул.
Ул Туполев ис. КНИТУ – КАИ базасында ачылган Россия-Германия яңа технологияләр институтына аерым игътибар бирде.
Бу югары уку йорты безнең Тюрингиядәге коллегаларыбыз ярдәме белән ачылды, диде Рөстәм Миңнеханов.
Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Тюрингия мөнәсәбәтләре бик шәп бара. «Безнең күп еллар буена хезмәттәшлек тәҗрибәбез бар», - диде ул.
Фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеккә килгәндә исә, Бодо Рамелов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген уртак инжиниринг үзәге ачылды.
Тюрингия Премьер-министры шулай ук билгеләп үткәнчә, «Татарстаннан өйрәнер» юнәлешләр бар. Бу – дәүләт идарәсе технологияләре, бу – Электрон Хөкүмәт, диде ул. «Бу өлкәдә Татарстан бездән шактый алга киткән», - диде Бодо Рамелов.
Тагын бер мөһим момент, диде Тюрингия Премьер-министры, бу – мәдәният һәм толерантлык, төрле диннәр – ислам, христианлык, иудаизм вәкилләренең үзара тату яшәве.