Санкцияләргә каршы Татарстанда күрелгән чаралар республикада узган ел азык-төлек җитештерү күләмен арттыруга ярдәм иткән. Мисал өчен, 2015 елда Татарстанда сыр җитештерү 1,5 тапкырга арткан, шикәр җитештерү - 28%ка, макарон продукциясен җитештерү - 18 %ка, кош ите - 10%ка, майлар һәм чистартылган майлар - 14%ка.
“Ирешкән уңышларга карамастан, үсеш өчен әле җитди резервлар бар. Без һаман да булса авыл хуҗалыгының беренчел продукциясен җитештерәбез, әмма эшкәртү аз күләмдә башкарыла. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшкәртү белән шөгыльләнү бүген югары нәтиҗә бирә”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Ул шулай ук дәүләт тарафыннан бу юнәлештә ярдәм күрсәтелүен дә билгеләп үтте. Мисал өчен, 2015 елда авыл хуҗалыгы үсешенә бюджеттан 26,7 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчаның 12 млрд сумга якыны федераль казнадан бүленгән булган.
Кече хуҗалыклар өчен ташламалы кредитлар каралган. Узган ел барлыгы 1 млрд сумга 3514 шундый кредит бирелгән, дип тәгаенләде Илдар Халиков.
Республика халкының чынлыктагы керемнәре кими, бу исә татарстанлыларның куллану активлыгына турыдан-туры йогынты ясый. Узган елның гыйнвар-февраль айлары күрсәткечләре белән чагыштырганда, быелның шул айларында татарстанлыларның кереме 94,7 процент тәшкил иткән.
Аның сүзләренчә, быел социаль яктан мөһим булган продуктларга бәя кую мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек бәясен контрольда тота торган оператив штаб гамәлдә. Халыкка ярдәм итү максатыннан,
авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәләре эшли. Мондый ярминкәләрдә 2015 елда гына да 1,5 млрд сумга азык-төлек сатылган.
“Азык-төлек товарларына бәяләр нигезсез арткан очракта, монополиягә каршы чаралар кулланыла”, - дип ассызыклады Илдар Халиков чыгышында.
2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда эшкуарлык инфраструктурасы объектлары, бу исә “Алабуга” махсус икътисади зонасы, индустриаль парклар, технопарклар, сәнәгать мәйданчыкларында 120 млрд сумга якын продукция җитештерелгән. “Бу республика сәнәгать җитештерүенең 7 %ын тәшкил итә”,- дип чыклык кертте ТР Хөкүмәте башлыгы.
Илдар Халиков сүзләренчә, кече һәм урта бизнес өлкәсендә 137 мең субъект исәпләнә. Аларда якынча 470 мең кеше хезмәт куя.
“Кыен икътисади шартлар булуга карамастан, икътисадта кече һәм урта бизнес өлешен 25% күләмендә саклап кала алдык. Тик бу гына аз. Хөкүмәт һәм муниципаль берәмлекләргә бу күрсәткечне үстерү өстендә эшләргә кирәк”, - диде Илдар Халиков.
Узган ел кече һәм урта бизнесны үстерүгә 1,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Хәзер "Яр Чаллы" социаль-икътисади үсеш мөмкинлекләре алдан билгеләнгән территориясенә резидентларны җәлеп итү буенча эш алып барыла, дип белдерде Илдар Халиков.
"Бүген тармак министрлыклары, уртак Хөкүмәт тарафыннан эш актив алып барылмый дип саныйм. Чаллыда чынга ашырыла торган сынау проекты Россия Федерациясендә лидер булырга тиеш", - диде ул.
Республика Хөкүмәте башлыгы аңлатма биргәнчә, "Яр Чаллы" социаль-икътисади үсеш мөмкинлекләре алдан билгеләнгән территориясе үсешенең төп перспективалары - Россиядә йөк һәм җиңел автомобильләргә ихтыяҗ даими төшү белән бәйле, социаль рискларны минимальләштерү мөмкинлеге биргән яңа производстволар һәм эш урыннары булдыру.
Премьер депутатлардан "Яр Чаллы" социаль-икътисади үсеш мөмкинлекләре алдан билгеләнгән территориясе буенча законнарны камилләштерү вакытында туган мәсьәләләрне оператив хәл итүләрен сорады.
ТР Хөкүмәте башлыгы сөйләгәнчә, 2015 елда Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә проблемалы объектлар төзелешен төгәлләү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында дүрт торак йорт файдалануга тапшырылган.
“Ләкин бу мәсьәлә һаман да бик кискен хәлдә кала, шуңа ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм Казан белән Чаллы муниципалитетлары бу проблема буенча актив эшләүне дәвам итәргә тиеш”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.