Татарстан Президенты XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләрен ачу тантанасында катнашты

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Андрей Фурсенко чыгышында: "16 нчы тапкыр җыелуыбыз, яңа проектлар белән танышуыбыз бу проектның "тере"леге, аның киләчәктә дә яшәячәге турында сөйли. Бу проект уңышлы булсын өчен зур тырышлык куйган Татарстан Республикасына рәхмәтебезне белдерәбез", - диде.

Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен билгеләп үткәнчә, былтыр Казан венчур ярминкәсен күпкә җитдирәк чарага үзгәртү турында карарга килгәннәр. "Без "Казан венчур ярминкәсе" коммуникатив мәйданчык үсешенең икенче унъеллыгына аяк басабыз. Узган елда аны күпкә киңрәк масштабка - Россия венчур форумына әверелдерергә уйлап, Татарстанны халыкара инновацион хаб иттек. Мин идеяләребезгә теләктәшлек күрсәтүче барлык затларга рәхмәтемне җиткерәм", - дип билгеләп узды Никконен һәм Татарстанга төрле идеяләрне гамәлгә кертү буенча һәрвакыт алдынгы булуын теләде.

"Россия венчур компаниясе" ААҖ исеменнән чарада катнашучыларны генераль директор Игорь Агамирзян сәламләде. "Илдә венчурлы инвестицияләр базары үсеше соңгы ун елда безгә яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирде", - дип билгеләп үтте Агамирзян һәм катнашучыларга яңа элемтәләр, яңа проектлар теләде.

Ярминкәләр ачылу тантанасыннан соң, мәртәбәле кунаклар ике өлештән торган экспозицияне карап чыкты. Анда 55 инновацион компания үз эшләнмәләрен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International