29 арпельгә социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 95,3 мең кв. метрлык 54 йотр сафка кертелгән, анда 1 мең 683 фатир була. Программа буенча төзелүче объектларның әзерлеге югары дәрәҗәдәгеләре - 90 объект, уртача әзерлектә - 23 объект, әзерлеге түбән дәрәҗәдә - 5 объект.
Арендалы торак төзү программасы кысаларында 2016 елда гомуми мәйданы 50,1 мең кв. метрлык 32 торак йорт төзү планлаштырыла. Алардан бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләре 12 объектта тәмамланган (Лаеш районында - 9, Иннополиста - 3), бер объектта территорияне төзекләндерү эшләре бара (Теләче районы), 19 объектта эчке төзекләндерү эшләре бара (Әлки районы - 8, Иннополис - 9, Алабуга районы - 1, Мамадыш районы - 1).
Биш һәм аннан артык күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында 30 арпель көненә сертификатлар 39 күп балалы гаиләгә теркәлгән.
Күп фатирлы инвестиция торакларын төзү программасы буенча план - 99 йорт. Аларның 35 сафка кертелгән. Калган 64 күп фатирлы йорттан әзерлеге югары дәрәҗәдәгеләре - 21 йорт, уртача дәрәҗәдә - 28 йорт, түбән дәрәҗәдә - 15 йорт.
Полиция участок вәкилләренә торак төзү программасы буенча 2016 елда 18 административ-торак комплексын төзү планлаштырыла, шуларның унҗидесендә төзү-монтаж эшләре башланган.
Ирек Фәйзуллин "Авыл клублары" программасын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. 2016 елның 29 апреленә 45 объектта эшләр бара. 3 объектта нигез салу эшләре бара (Баулы, Алабуга, Зеленодольск районнары), корылма эшләре 15 объектта бара (Азнакай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнары, Чаллы , Казан шәһәрләре), түбәне кору эшләре 17 объектта бара (Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Әтнә, Буа, Биек Тау, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тукай районнарында), эчке төзекләндерү эшләре 11 объектта (Аксубай, Актаныш, Әлки, Апас, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Тәтеш, Чистай районнары, Казан шәһәре).
Ирек Фәйзуллин әлеге объектларда эшләрне план буенча алып барырга өндәде.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук ветеринар пуктларны төзү, ветеринар берлекләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү турында хәбәр итте.
29 апрель көнне участок ветеринар пунктларны төзү кысаларында 28 районда 32 нигез монтажланган, 22 районда 26 объект өчен инженер челтәрләре әзерләнгән, 17 районда төзелеш мәйданчыкларына 19 модуль китерелгән, 7 районда 8 модуль җыелган.