Моннан ике көн элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында быелның I кварталында ТР тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар турында республика финанс, салым һәм казначылык органнары киңәшмәсе булып узды. Республикабызның төп финанс документы ничек үтәлә һәм бүгенге катлаулы чорда финанс өлкәсендәге хәлләр ничегрәк? Бу хакта сөйләвен сорап, республиканың төп финансисты – финанс министры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Радик Рәүфович, быелның беренче кварталында бюджетны үтәүнең төп күрсәткечләре турында сөйләп үтмәссезме. Бюджетны үтәүдә нинди проблемаларга юлыктыгыз?
– 2016 елның I кварталында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына 41,2 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керем керде. Бу – узган елның беренче кварталындагыга караганда 2,2 миллиард сумга, ягъни 5 процентка кимрәк. Шул ук вакытта Россия Федерациясе буенча үсеш 104 процент тәшкил итте.
Республика бюджеты 32,6 миллиард сум дәрәҗәсендә үтәлде. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 2,2 миллиард сумга яки 6,2 процентка кимрәк. Шул ук вакытта җирле бюджетларның керемнәре сөендерә: бу керемнәр асылда узган елгы дәрәҗәдә – 8,6 миллиард сум күләмендә тупланды. Табышка салым һәм физик затлар кеременә салым керемнәре буенча билгеле бер проблемалар күзәтелә. I кварталда 12,7 миллиард сум күләмендә табышка салым тупланды. 4 миллиард сумга яки 24 процентка кимрәк күрсәткеч бу.
Финанс министрлыгы тарафыннан ай саен 1,5 мең оешмага үткәрелеп килә торган мониторинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 430 оешма (37 процент) түләүләрне 4,9 миллиард сумга киметкән. Безгә Икътисад министрлыгы, салым органнары һәм тармак министрлыклары белән берлектә әлеге мәсьәлә буенча бик җитди эш башкарырга туры киләчәк.
Тупланма бюджетка кергән физик затлар кеременә салым күләме 14 миллиард сум тәшкил итте, шуның 9,7 миллиард сумы – республика бюджетына, 4,3 миллиард сумы җирле бюджетларга алынды. Муниципалитетларның күпчелегендә уңай динамика күзәтелә.
Әмма кайбер предприятиеләрдә хезмәткәрләр санын һәм түләү фондын оптимальләштерү, узган елгы эш нәтиҗәләре буенча премияләр түләмәү, кайбер оешмаларның хезмәт хакын түләү буенча бурычлары җыелу физик затлар кеременә салым алынуга тискәре йогынты ясамый калмады.
Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салым булмаган керемнәр узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 127 миллион сумга кимеп, 2,8 миллиард сум тәшкил итте.
Бу керемнәр Татарстан Республикасы бюджетына 1,6 миллиард сум күләмендә алынды (үсеш – 229 миллион сум). Җирле бюджетларга керемнәр 23 процентка кимеп, 1,2 миллиард сум тәшкил итте. Беренче кварталда бюджетны үтәү турында мәгълүматлардан күренгәнчә, билгеле бер артта калулар бар. Шуңа күрә быелгы бюджетны алга таба үтәү шактый ук кыен булачак. Бер үк вакытта 5,8 миллиард сум күләмендә дефицитны юкка чыгару һәм 2,2 миллиард сум күләмендә федераль бюджет кредитларын кире кайтару зарурилыгы да бюджетны үтәүне катлауландыра.
– Агымдагы елда федераль бюджеттан алына торган средстволар кимемәдеме?
– Быел федераль средстволар хисабына хәл ителә торган чыгымнар узган елның шушы ук чыгымнарына караганда 4,2 миллиард сумга кимеде. Беренче кварталда бу чыгымнар 3,9 миллиард сум тәшкил итте. Ә узган елның беренче кварталында 8,1 миллиард сум күләмендә булган иде. Моның сәбәпләре, беренчедән, федераль бюджеттан бюджетара трансфертларны күчерүдәге үзгәрешләргә бәйле. Узган елда бер еллык акча күләме шундук бирелсә, быелдан башлап фәкать бер айга гына финансланыла. Икенчедән, федераль дәрәҗәдә төбәкләр чыгымнарын финанслашу өчен күздә тотылып, резервка калдырылган средстволар әлегәчә бүлеп бирелмәгән. Безгә, тармак министрлыклары белән берлектә, бу җәһәттән федераль структуралар белән эшне көчәйтергә кирәк.
– Керемнәр планда каралган күләмдә үтәлмәгән, димәк, бу бюджет чыгымнары үтәлешендә чагылыш таптымы?
– Югарыда телгә алып үтелгән кыенлыкларга карамастан, ел башына тотылмый калган бюджет средстволары калдыклары һәм I кварталда алынган керемнәр хезмәт хакын тулысынча һәм үз вакытында түләү, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның планда каралган беренче чираттагы чыгымнарын тулы күләмендә финанслау, капиталь чыгымнарны хәл итү мөмкинлеге бирде. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр I кварталны социаль әһәмиятле чыгымнар буенча түләү срогы чыккан кредиторлык бурычыннан башка гына төгәлләүгә иреште.
Татарстан Республикасының тупланма бюджеты чыгымнары 44,1 миллиард сум тәшкил итте. Республика бюджеты чыгымнары 39,8 миллиард сум күләмендә булды. Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар барлыгы 9,7 миллиард сум күләмендә үз вакытында һәм тулысынча бүлеп бирелде.
Чыгымнар буенча I квартал бюджетын үтәүдә төп мәсьәләләрнең берсе – Май ае Указларын тормышка ашыру.
– Узган киңәшмәдә Сез балалар бакчаларында сабыйларны сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итү ягыннан үткәрелә торган эксперимент турында сөйләп үттегез. Ризык бәяләре арту аркасында балаларның зыян күрүенә берничек тә юл куеп булмый. Әлеге эксперимент ризык сыйфаты белән бәясе арасында баланс табу мөмкинлеге бирдеме?
– Эксперимент алдыннан мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә күчмә тикшерүләр үткәрелде. Бу тикшерүләр азык-төлекнең асылда бердәнбер товар җибәрүчедән сатып алынуын күрсәтте. Эш барышында барлык балалар бакчалары тарафыннан файдалану өчен мәҗбүри булган бердәм азык-төлек исемлеге булдырылды һәм санитария нормаларына, финанс нормативларына туры килердәй бердәм менюлар төзелде. Без нәкъ менә шушы балансны табарга тырыштык.
Уздырылган чаралар нигезендә, Сатып алулар буенча дәүләт комитеты тарафыннан үзәкләштерелгән торглар оештырылды һәм үткәрелде.
Моның белән беррәттән, Дәүләт заказы буенча агентлыкның электрон ресурсларыннан файдаланып, аз күләмдә азык-төлек сатып алулар механизмы эшләнде. Биредә, азык-төлекнең бердәм исемлегенә туры китереп, продукция сыйфатын документлар нигезендә раслый алган җитештерүчеләр белән товар җибәрүчеләр арасында торглар үткәрелә.
Нәкъ менә шундый эш нәтиҗәсендә сабыйлар артык кыйммәт тә булмаган, шул ук вакытта сыйфатлы да булган ризыклар белән тәэмин ителәчәк, дип уйлыйм.
– Бүген, илебездә яшәүчеләрнең барчасы да бөтен дөнья “пәрәвезе”ен көннән-көн күбрәк кулланган һәм барлык дәүләт процессларында, шул исәптән республика бюджетын формалаштыру, үтәүдә һәм бюджет сәясәтендә күбрәк катнашырга теләгән бер мәлдә, Сезнең министрлык та ачыграк була бара. Хәзер без социаль челтәрләрдә дә министрлык эшчәнлеген күзәтә алабыз...
– Әйе, Сез хаклы. Быел без бюджет мәгълүматларының ачыклыгын арттыру һәм “Гражданнар өчен бюджет”ны алга таба үстерү эшен көчәйттек. Вакыт таләбе бу. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының рәсми сайтында (анда инде менә ун ел дәвамында министрлыкның төп документлары һәм яңалыклары урнаштырылып килә) “Ачык бюджет” бүлеге булдырылды. Анда бюджетны формалаштыру һәм үтәү мәсьәләләре, дәүләт учреждениеләре эшчәнлеге, дәүләт финанслары белән идарә итү мәсьәләләрендә җәмәгатьчелекнең катнашуы турында көн кадагына суга торган барлык мәгълүматлар оператив төстә урнаштырылып килә.
Күптән түгел генә сайтта кабул ителгән “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” Закон буенча “Гражданнар өчен бюджет” урнаштырылды, шулай ук 2016 елга башта расланган республика бюджеты характеристикалары тәфсилләп бәян ителде.
Укучылар игътибарына тагын шуны җиткерәсем килә: хәзерге вакытта республикада гражданнар өчен бюджет белән таныштыру буенча проектларның республика конкурсын үткәрүгә кагылышлы әзерлек эшләре алып барыла. Конкурста теләге булган һәркем катнашырга мөмкин. Моның өчен гражданнарга төбәк һәм җирле бюджетларны формалаштыру буенча конкурс проектын әзерләп, комиссиягә карап тикшерүгә тапшырырга кирәк. Республика конкурсында җиңүчеләрнең проектлары алга таба федераль конкурста катнашу өчен җибәреләчәк. Шуңа күрә гражданнарыбызны республикабыз, илебезнең бюджеты мәсьәләләрен өйрәнергә, шәхси бюджетларын да дөрес итеп планлаштырырга өйрәнергә өндим.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: ел ахырына кадәр бюджетны үтәүнең кыен булуы фаразлануга карамастан, икътисадый вәзгыятьтә уңай тенденцияләр дә бар. Алар бездә билгеле бер өмет-ышаныч хисләре тудыра. Нефть бәяләре тотрыклыланып килә, импортны алыштыру чаралары тормышка ашырыла, республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре узган елдагыдан яхшырак. Шуңа күрә агымдагы ел бюджеты тулы күләмендә үтәлеп, киметү ягына үзгәртү таләп итмәс дип уйлыйм. Вакытлыча кыенлыклар кемдә дә була. Иң мөһиме – бурычларны хәл кылуга һәм куелган максатларга ирешүгә бөтен көчне салырга кирәк.
Форсаттан файдаланып, республикада яшәүчеләрне май бәйрәмнәре белән котлыйм һәм аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 61, 30.04.2016/)