Урман утырту көне

2016 елның 14 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре "Урман утырту көне" исемле республиканың традицион акциясендә катнаштылар.

Әлеге чарада 30 меңгә якын республика халкы катнашты, нәтиҗәдә барлыгы 350 гектар җиргә 1,3 млн. күләмендә төрле агачлар утыртылды. Әлеге акциядә ТР Президент Аппапаты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Прокуратурасы, барлык министрлык, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, уку йортларының мөгаллимнәре һәм укучылары катнашты. Шуны да әйтергә кирәк, Урман утырту көнендә катнашучылар саны ел саен арта, агачларны балалар белән бергә, барлык гаилә белән утырталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International