Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында депутатлар республика бюджеты һәм мәҗбүри медик иминиятләштерүнең территориаль фонды бюджетының 2015 елда һәм 2016 елның өч аенда (1 апрельгә торышы) үтәлеше турында хисап тикшерелде. Шулай ук утырышта җиңеләйтелгән салым салу системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен аерым ставкалар урнаштыру, салым салуның патент системасын кертү турында республика законнары да каралды. Моннан тыш, парламентарийлар хәмер базарын җайга салучы закон тәкъдимнәрен дә эшләп чыгарды.