Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Росссия нефть-газ химиясе форумы кысаларында “Дәүләтнең тәртипкә салу һәм нефть-газ химиясендә тармак программалары” пленар утырышында катнашты.
Форум Уфада 2016 елның 24 маеннан 27 маена кадәр узды һәм бер мәйданчыкта төбәк өчен ике төп тармак чарасын берләштерде – “Зур химия” халыкара форумын һәм “Газ. Нефть. Технологияләр-2016” XXIV халыкара күргәзмәсен.
Утырышның төп темасы: нефть-газ химиясе комплексы үсешен билгеләүче төп документларны актуальләштерү. Форумда катнашучылар нефть-газ химиясе үсешен тоткарлаучы һәм этәргеч бирүче факторлар турында фикер алыштылар, шулай ук тармакта иң уңышлы стратегик проектларны тәкъдим иттеләр.
Утырыш барышында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Цыб, РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Башкортстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Алсу Гайнетдинова һәм башкалар чыгыш ясады.
Быел бу чарада 15 илдән бу тармакның 12 меңнән артык белгече катнашты.
Форумда Россиянең зур компанияләре үз делегацияләрен тәкъдим иттеләр: “Роснефть” НК, “ТАИФ” ДК, “СИБУР” ҖЧҖ, “Татнефть” ГАҖ, “ЛУКОЙЛ” ГАҖ, “Титан” ДК, “Түбәнкаманефтехим” ДК, “Башнефть” ГАҖ, “ЛЕННИИХИММАШ” ДК һәм башкалар.