Рөстәм Миңнеханов: Татарстан башка регионнар белән коррупциягә каршы торуда тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер

2016 елның 28 мае, шимбә

Татарстан башка регионнар белән коррупциягә каршы торуда тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 27 май көнне, Мәскәүдә Россия Президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов рәислегендә үткән РФ Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы президиумы утырышында хәбәр итте.

Утырышта катнашучылар алдындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы ун елда республикада әлеге юнәлеш буенча эзлекле һәм системалы рәвештә эш алып барыла.Хәзерге вакытта 2020 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасы гамәлдә. 

Коррупцияне кисәтүдә системалы эш республикада чаралар комплексы тәэмин итә. Алар арасында - дәүләт идарәсенең ачыклыгы, административ киртәләрне киметү һәм килештерү процедураларын гадиләштерү, халыкны хакимият структуралары эшчәнлеген күзәтүгә һәм контрольгә җәлеп итү, гражданнарның хокукый белемен арттыру.

"Ачык Татарстан" комплекслы мәгълүмат системасы нәтиҗәле корал булып хезмәт итә, ул Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасын үз эченә ала. 

Узган елдан башлап "Халык контроле" системасындагы аеруча  актуаль юнәлешләр буенча коррупциягә каршы көрәш максатында 17 махсус категория булдырылган.

РФ Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш Советы президиумы утырышында коррупциягә каршы корал - ТР Президенты Указы нигезендә эшли торган коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме тәкъдим ителде. Аның төп бурычы - коррупциянең сәбәпләрен ачыклау, аны киметү буенча тәкъдимнәр эшләү, шулай ук дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарына коррупцияне бетерү буенча гамәли ярдәм күрсәтү.

"Һичшиксез, аңлаешлы кагыйдәләр расламый һәм карарлар кабул итү процессының ачыклыгын тәэмин итми генә коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшеп булмый, - диде Татарстан Президенты. - Бу эштә гражданнар җәмгыяте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәме мөһим. Республикада андый конструктив тәҗрибә бар".

Рөстәм Миңнеханов республикада коррупциягә каршы көрәш алга таба да дәвам иттереләчәк дип белдерде. Без тәҗрибәбез белән башка регионнар белән дә уртаклашырга әзер, дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International