Рөстәм Миңнеханов: Kazansummit Россия белән ислам дөньясы илләре арасында очрашу һәм ачыктан-ачык сөйләшү урынына әверелде

2016 елның 20 мае, җомга

Kazansummit  Россия белән ислам дөньясы илләре арасында очрашу һәм ачыктан-ачык сөйләшү урынына әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узган эшлекле иртәнге аш барышында хәбәр итте.

Искәртәбез, саммит Казанда 2016 елның 19-20 маенда, «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Чараны оештыручылар мәгълүматы буенча саммитта 50дән артык ил вәкилләре катнаша.

Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларга сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: Kazansummit берничә ел элек кенә оешкан, аның максаты – тулаем ислам банкингы турында, аның финанс инструментлары турында күбрәк мәгълүматлы булу.

«Бүген саммит – барысы өчен дә ачык мәйдан, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Ул Татарстан өчен генә билгеләнмәгән. Ул безнең төбәкнең бөтен вәкилләре өчен дә, халкы ислам динендә булган төбәкләр өчен генә түгел. Барысы өчен дә без ачык».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, форумда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Федерация Советы, Россия Федерациясе Үзәк Банкы, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, федерациянең кайбер субъектлары башлыклары катнаша.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген ислам дөньясының барлык булган потенциалыннан файдаланмау бер дә дөрес булмас иде. Ул белдергәнчә,  Татарстан ислам банкингы инструментларыннан файдалану юнәлешендә,   хәләл индустрияне үстерүдә адымнар ясый.

Үз чиратында Россия Федерациясе Үзәк Банкы статс-секретаре Александр Торшин болай дип билгеләп үтте: «Берничә ел инде ислам банкингы белән мөнәсәбәтләрне үстерү зарурлыгы турында сүз бара. Сүзләрдән эшкә күчәргә вакыт!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International