Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» АК» ААҖнең беренче вице-президенты Максим Гришанин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев, «Алубага» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Транснефть» компаниясе – республика өчен күптәнге стратегик партнер.
«Транснефть» компаниясе вәкилләре турбулентлыкка каршы җайланмалар җитештерү проектын тәкъдир иттеләр. Мәйданчык итеп «Алабуга» махсус икътисадый зонасы карала.