Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта 2016 елның беренче дүрт аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сүз барды.
2016 елның беренче өч аенда "Татнефть" ГАҖ ятмаларыннан 6 млн. 846 мең тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чорына карата 5,4 % артык. Әшәлче ятмасында югары үзле нефть 119 мең тонна күләмендә чыгарылды. Барлыгы җылыту алымнарын кулланып 2016 елның 1 апреленә 1058 мең тонна югары үзле нефть чыгарылды.
Хисап чорының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 20 миллиард сумлык чиста табыш алынды.
Утырышта катнашучылар битум нефтен чыгаруда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә мониторинг торышы турында сөйләштеләр.
Куркыныч янавын аңлап, "Татнефть" зур күләмле табигать саклау программасын гамәлгә ашыра. Шул исәптән һава, су, туфрак торышын даими рәвештә тикшереп тора, спутник, нивелир һәм сейсмологик тикшерүләр үткәрә.
Утырышта үткән елда эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүмат хәбәр ителде, еллык бухгалтер хисабы тыңланды, 2015 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшергән аудит компаниясе - «ПрайсвотерхаусКуперс Аудит» ЯАҖ отчетын тыңланды.
Директорлар советында башка мәсьәләләр дә каралды.