Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла, аның кысаларында ул Икътисадый совет президиумы утырышында катнашты.
Перспективада 2025 елга кадәр Россия икътисадын үстерү чыганакларына багышланган Икътисадый совет утырышын Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
Владимир Путин, утырышны ачып, билгеләп үткәнчә, төп бурыч – 2025 елга кадәр икътисадый сәясәтнең төп юнәлешләре турында фикер алышу һәм аларны билгеләү, икътисадны үстерүнең һәм социаль өлкә үсешенең төп факторларын ачыклау.
«Экспертларның күбесе Россия икътисады тулаем тотрыкланды, агымдагы шартларга яраклашты дигән фикердә. Һәм хәзер горизонтның теге ягына карау, стратегик характердагы мәсьәләләргә игътибар итү мөһим», - диде ул.
Владимир Путин искәрткәнчә, күптән түгел Президентның 2012 елгы указларын үтәүнең барышына йомгак ясалды, арадаш нәтиҗәләр чыгарылды. «2012 елда указлар ил тормышының иң мөһим өлкәләрендәге үзгәрешләрне билгеләделәр, мондый үзгәртеп коруларның кирәкле темпын тапты. Әмма безгә яңа бурычлар куяр вакыт җитте», - диде ул.
Шуңа бәйле рәвештә Россия Президенты Икътисадый совет президиумы кысаларында төрле дискуссияләр уздырырга кирәк, шул исәптән социаль өлкәнең яңа йөзен: сәламәтлек саклау, мәгариф, ТКХ системасы, – шулай ук илкүләм икътисадны технологик яңарту һәм эшлекле климатны яхшырту, дәүләт идарәсе системасын камилләштерү буенча да.
Бу темалар буенча фикер алышу өчен Икътисадый совет әгъзалары якын киләчәктә даими рәвештә очрашырлар дип тәкъдим ителде.
Россия Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, президиум составына төрле карашлы кешеләр керә. «Илне социаль-икътисадый үстерүнең кайбер мәсьәләләре буенча алар капма-каршы фикердә торалар. Безнең эш форматының өстенлеге дә менә шунда, ул безгә бәхәсләшергә, сөйләшеп килешергә, альтернатив алымнар буенча фикер алышырга, проблемага төрле яктан карарга ярдәм итәчәк», - дип белдерде ул.
Икътисадый совет президиумы утырышы турында төгәлрәк – Россия Президентының рәсми сайтында: http://www.kremlin.ru/events/president/news/51996#