Татарстан Президенты БГӘнең эшлекле даирәләре белән очрашты

2016 елның 2 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай шәһәренә эш сәфәре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшлекле даирәләре белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында   Татарстан белән БГӘ арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек перспективаларын югары бәяләде. 

«Татарстан – Россиянең икътисадый үсеш алган, тотрыклы һәм инновацион төбәкләреннән берсе. Без Россия Федерациясе субъектлары арасында күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр һәм инвестицион климат буенча алдынгы урыннарда барабыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Очрашу кысаларында яклар киләчәк хезмәттәшлек юлларын билгеләделәр. Аерым алганда,  төзелеш  бизнесы, күчемсез мөлкәт белән эшләү, туризм һәм мәдәни-күңел ачу инфраструктурасын үстерү юнәлешләре буенча потенциал билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International