Татарстанда яшәүче 80 меңнән артык кеше “Үлемсез полк” акциясенә кушылачак

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Татарстанда яшәүче 62 меңгә якын кеше һәм Казанда яшәүче 20 меңләп кеше 9 нчы Майда “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга ниятли. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, колонна сәгать 14.00 дә тезелә башлый. Бу тикшереп үткәрү процедурасы белән бәйле, акциягә исә старт 15.00 дә биреләчәк.

“Үлемсез полк”та катнашучылар хәрәкәте “Казан” милли-мәдәни үзәгеннән башланып, Пушкин урамы, Ирек мәйданы, Лобачевский, Кремль, Чернышевский урамнары буенча 1 Май мәйданына юл тотачак.

9 нчы Май – Җиңү көнендә бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә башлана. Аны “Kazan-Arena” стадионы һәм “Казан” Гаилә үзәге яныннан карау уңайлы булачак, дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

9 нчы Май көнне бәйрәм чаралары Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр һәм венок салудан башланачак. Сәгать 10 да Ирек мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы атлап узачак.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Мәскәүдә Кызыл мәйданда тантаналы парад шул ук вакытта башлана. “Туры элемтә аша Россия Федерациясе Президенты чыгышын ишетеп булачак”, - диде ул.

Ирек мәйданында 15.00 гә кадәр бәйрәм концерты көтелә. Якынча 16.00-16.30 да 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында тантаналар узачак. Монда концерт оештырыла, ватанпәрвәр шагыйрь әсәрләреннән өзекләр укылачак.

18.00 дән 22.00 гә кадәр бәйрәм чаралары “Kazan-Arena” стадионында дәвам иттерелә. Алар фейерверк белән тәмамланачак. Җәмәгать транспорты эше шушы бәйрәм чараларын исәпкә алып оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International