Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген 2016 елда Казанда "Россия студентлар язы" XXIV бөтенроссия фестивален үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.
Илдар Халиков ассызыклаганча, "Россия студентлар язы" – илебездә студентлар иҗатына ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә юнәлтелгән бердәнбер зур проект. Бүген ул йөзләгән югары уку йорты һәм 75 төбәк фестивальләреннән тора, аларда 1,5 миллионнан артык яшь җырчылар, биючеләр, театр яратучылар, журналистлар, рәссамнар һәм артистлар катнаша.
"Мондый фестивальне Казанда кабул итү - бөтен республика өчен зур горурлык, - диде Илдар Халиков. - Шул ук вакытта без нинди җаваплылык икәнен аңлыйбыз. "Россия студентлар язы" катнашучылар саны һәм аны уздыруның зурлыгы буенча Татарстанда узган зур спорт чаралары белән тиңләшерлек".
ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, фестиваль 15-20 майда шәһәрнең иң зур алты мәдәни мәйданчыгында узачак. Россиянең 71 төбәгеннән 3 меңнән артык кеше үзләренең фестивальдә катнашуларын расладылар.
Павел Красноруцкий билгеләгәнчә, Татарстан башкаласында узачак фестиваль бик күп санда катнашучыларны җыячак.
Алга таба Владимир Леонов "Россия студентлар язы" фестивален уздыруга әзерлекнең барышы турында доклад ясады.