Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 364 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 3 млн. 636 мең сумга 97 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 273 әгъзасына тикшерү уздырылган. 2016 елда капремонт программасында катнашучы 41 муниципаль районда 1 мең 491 инспекцион тикшерү уздырылган, Казанда хезмәтне саклау нормаларын бозу буенча 14 факт ачылган.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре 830 объектның 655сендә башланган.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәрткәнчә, балаларны савыктыру лагерьларына капремонт программасын финанслау күләме 96,5 млн. сум тәшкил итә. 2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау, икесен төзү һәм берсен торгызу планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов балаларны савыктыру лагерьларына ясалачак капиталь ремонтның планлы сроклары үтәлешен күзәтеп торырга кушты, сезон башланганчы алар әзер булырга тиеш, диде ул. Аның фикеренчә, бу объектларда капиталь ремонт мәсьәләсе контрольдә торырга тиеш.
Аннары Ирек Фәйзуллин 2016 елда булдырыла торган ресурс үзәкләренә (колледжларга), мәдәният объектларына һәм яшсмерләр клубларына капиталь ремонт барышы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләре советларының барлык 78 бинасына да ремонт башланган. 13 объектта эшләр тәмамланган. Финаслау күләме – 98,5 млн. сум.
Планлаштырылган 29 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең 28ендә ремонт башланган. 5 объектта эшләр төгәлләнгән. Финаслау күләме – 121,15 млн. сум.
Ирек Файзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, 2016 елда су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 20 муниципаль берәмлектә 21 объект планлаштырыла. Эшләр 16 районда башланган – Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас, Теләче районнары һәм Чаллы шәһәре.
2016 елда «Парклар һәм скверлар» программасы буенча исемлеккә 36 муниципаль райондагы 43 объект кертелгән. Финанслау күләме – 849 млн. 506 мең сум.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча барлык Бөек Ватан сугышында катнашучы белән дә шартнамәләр төзелгән.
Татарстан Республикасы Президенты киңәшмә барышында районнарга 9 май Җиңү көнен лаеклы рәвештә оештырырга һәм уздырырга кушты. Һәр ветеранны аерым-аерым шәхсән котларга, бүләкләр тапшырырга кирәк, диде ул, мунициципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ветераннарны котлауга мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсе кысаларында Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексы урнашкан Яңа Кырлайга сәфәре турында сөйләде. Җәйге каникуллар чорында республика районнары һәм шәһәрләре мәктәп укучыларын музей комплексына алып барырга кирәк, диде ул, бу татар авылының көнкүрешен, Габдулла Тукайның иҗатын тирәнрәк белергә ярдәм итәчәк, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.