Илдар Халиков: “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit” югары оешкан дәрәҗәдә узарга тиеш

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында  "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын үткәрде.

Искә төшеәбез, бу чара 2016 елның 19-21 маенда Казанда узачак. Аны төп үткәрү урыны "Корстон" комплексы булачак.

Казанда узачак саммитка әзерлек кысаларында агымдагы вазгыять турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенгә актив теркәлү бара: көн саен катнашучылар исемлеге уртача 50 кешегә арта бара. Катнашучыларның гомуми саны 886 кеше тәшкил итә.

"Саммитта төрле дипломатик миссияләрнең 20 башлыгы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 12 министрлык вәкиле, Россия субъектлары башлыклары (Төньяк Осетия һәм Ингушетия), РФ Дәүләт Думасының 5 депутаты, Федерация Советының 6 әгъзасы катнашачак. Барлыгы саммитка Россиянең 20 төбәгеннән вәкилләр булачак", - диде Т.Миңнуллина.

Ведомство башлыгы искә төшергәнчә, “Татнефть” компаниясе саммитның генераль партнеры, ә “ТАСС” МА төп мәгълүмати партнер булачак.

Саммит барышында хезмәттәшлек турында 10га якын документ имзаланачак дип көтелә.

Илдар Халиков ассызыклаганча, KazanSummit югары оешкан дәрәҗәдә узарга тиеш, һәм ул бу мәсьәләне даими  контрольда тотарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International