Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты.
Очрашу Прагада (Пражский Град - Pražský hrad крепостендә) Милош Земан резиденциясендә узды.
Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Милош Земан әфәндегә, Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан белән кызыксынганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең өчен агымдагы хезмәттәшлек торышы һәм киләчәге турында Сезнең белән фикер алышу бик мөһим, – диде ул. – Россия белән Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән Татарстан-Чехия багланышларын үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен Чехия Хөкүмәтенә ихтирамыбызны белдерәбез һәм югары бәялибез».
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге заманның сәяси һәм икътисадый вәзгыяте ике яклы элемтәләрдә һәм сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрдә чагыла. Аның фикеренчә, иң беренче чиратта икътисадтагы хезмәттәшлекне саклап калырга, тышкы сәүдә әйләнешен үстерергә, шулай ук мәдәният, фән, мәгариф һәм туризм өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Чехия җитәкчелегенә Казан белән Прага шәһәрләре арасында турыдан-туры һава юллары ачкан өчен рәхмәт белдерде (2016 елның 28 апреле).
Татарстан Президенты әңгәмә барышында төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады – аерым алганда, Татарстан Республикасы белән Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае арасында.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел апрель аенда ул, Татарстан делегациясе җитәкчесе буларак, Көньяк Моравия краена эш сәфәре кылган. Визит кысаларында Брно шәһәрендә Чехия-Татарстан эшлекле форумы, шулай ук Чехия бизнесы вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу уздырылган (2016 елның 5-7 апреле).
Ул чакта Чехиягә визиты барышында Прагада Чехия Республикасы Сенаты Рәисе Милан Штех һәм Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек белән очрашуын искәртеп узды Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстан белән Чехия арасында хезмәттәшлек өчен яхшы механизмнар булдырылды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек алып барабыз».
Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земанны Россия Федерациясенә чираттагы визиты барышында Татарстан Республикасына килергә чакырды.