Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты.
Чара Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Утырышта федераль министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы вәкаләтле вәкилләре, кайбер төбәкләр җитәкчеләре катнашты.
Утырышта Россия Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында күрсәтелгән йөкләмәләр үтәлешенең барышы турында фикер алыштылар. Көн тәртибендә, аерым алганда, сәламәтлек саклау системасын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, балаларга өстәмә белем бирүне үстерү, дәүләт хезмәт күрсәтүләре сыйфатын, шул исәптән ТКХ өлкәсендә дә, яхшырту мәсьәләләре каралды.
Кереш сүзендә Владимир Путин искәрткәнчә, дүрт ел элек мәгълүм май указларында икътисадтагы, социаль өлкәдәге, демографиядәге, фәндә һәм мәгарифтәге һәм башка өлкәләрдәге максатлар билгеләнгән иде.
Россия Президенты аерым ассызыклаганча: башкарылган эшләр нәтиҗәләрен контрольдән төшереп калдырылган йөкләмәләр саны яисә язылган хисаплар күләме буенча бәялисе түгел – кешеләр чыннан да яхшыга таба үзгәрешләрне сизәргә тиеш.
Владимир Путин фикеренчә, балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә мөһим адымнар ясалган. Музыка һәм спорт мәктәпләрендә, төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны арта.
Владимир Путин Татарстан Республикасындагы (Чаллы шәһәре) «Кванториум» технопаркын уңай мисал итеп китерде.
«Бер үк вакытта яңа формат – балалар технопарклары гамәлгә кертелә, шулардан «Кванториум», мәсәлән, анда балалар робототехника, киләчәктә хезмәт базарында ихтыяҗы булачак башка һөнәрләр үзләштерәләр. Балаларга кызык, аларның күзләре ялтырап тора. Мин ул үзәктә булдым, – чыннан да, бик шәп».
Төгәлрәк – Россия Президенты рәсми порталында: http://www.kremlin.ru/events/president/news/51917