Пенсияләрне өстәп арттырган очракта 2016 елга Россия Федерациясе бюджетының кытлыгы фаразланган күләмнән артып китәчәк, дип белдерде Финанслар министры Антон Силуанов.
"Әлбәттә, бу мәсьәлә (пенсияләрне өстәп арттыру - ред.) без фаразлаган кытлык күләменнән артып китәчәк. Без алдан инде килешкәнчә, бу карар бюджетның беренче яртыеллыкта үтәлеше нәтиҗәләренә карап кабул ителәчәк. Агымдагы елда керемнәрнең формалашуы, бюджетның нинди мөмкинлекләргә ия булуына карарбыз. Яртыеллык нәтиҗәләре буенча бу мәcьәләгә яңадан кайтырбыз әле", - диде ул.