Донор төбәкләрдә салым базасын киңәйтүгә кызыксыну уяту – дөрес һәм вакытлы адым булыр иде

2016 елның 31 мае, сишәмбе

2015 нче елда, барлык катлаулыкларга карамастан, башкарма хакимият һәм Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге депутатлар тарафыннан уңай бәяләмә алды. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышыннан соң журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Парламент башлыгы бюджетка кертемнәр күләмен саклап калуга, Татарстанның тулаем продукты күләмен киметмичә, 100 проценттан киметмәүгә ирешелгәнен билгеләп узды. Фәрит Мөхәммәтшин республикада яңа предпрятиеләр барлыкка килгәнен дә телгә алды. “Иң мөһиме – 2015 нче елда Дәүләт Советы тарафыннан расланган барлык социаль программалар уңышлы хәл ителде”, - диде ул.

Парламент җитәкчесе әйтүенчә, республика икътисадына кертелгән инвестицияләргә килгәндә, аларның күләме чагыштырмача начар түгел. “Технологияләр буенча чикләүләр, санкцияләр булса да, без 2015 нче елда республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген саклап кала алдык. Минемчә, бу бик мөһим, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин 2016 нчы елда да мондый авырлыклар булуын шәрехләде. – Россия икътисадында булган каршылыкларга каршы тора алу өчен, без икътисадыбызны шушы шартларга яраклаштыра алдык”.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ ФҖның Федерация Советы Рәисе каршындагы фәнни-экспертиза советының “Федерализмның икътисади, бюджет-финанс һәм салым нигезләре” темасына утырышында катнашып, бүгенге көндә төбәкләрнең салым базасын киңәйтүгә стимулы булмавын ассызыклап чыгыш ясаган иде. Ул анда хәтта федераль финанс министры Силуановның чыгышыннан соң, үзенең фикерен, “Ашаган белми, тураган белә” дип, татар мәкале белән дәлилләде.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга шул хакта да шәрехләмә бирде.

Парламент башлыгы донор субъектларның Россия Федерациясендә елдан-ел кими баруын шәрехләде. Элек аларның 18 булуын, аннары 12 гә калуын, хәзер 6-7 булуын әйтте. “Без хәзер республикада ел саен үзебезнең салым базасыннан федераль үзәккә 700 млрд сум акча күчерәбез, үзебезгә 180-200 млрд сумны калдырабыз. Димәк, федераль үзәккә 70 проценты китеп, 30 проценты гына салым базасын туплаган җирлекнең үзенә кала дигән сүз. Ләкин туктап торып булмый, хәрәкәт кирәк. Без, инвестицияләр кимесә дә, актив рәвештә яңа салым базаларын төзергә тырышабыз”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул элек федераль үзәк белән территориянең үзендә кала торган акчаларның 50 гә 50 нисбәтендә булуын искәртте. “Хәзер бу мәсьәләгә кире кайтып булмаса да, төбәкләргә мөмкинлекләр тудырырга кирәк, салым базасына аерым үзгәреш кертү зарур”, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин һәм, донорлар саны кимегән саен, РФ бюджетына керемнәр дә кимүенә басым ясады.

“Мин үзем дә заманында салым базасын үстерүгә стимул булсын дигән фикерне күтәргән идем. Инвестицияләр булса да, алар аз, әле, өстәвенә, кредитлар алырга туры килә, ә аларны капларга кирәк. Әгәр 100 млн алып, шушы суммага салым базасын төзегәнсең икән, шуның күпчелек өлешен федераль үзәккә бирүне күздә тотып, бу кредитларны түләү елдан-ел кыенлаша. Шуңа күрә күп кенә төбәкләр моннан баш тарта. Мин шундый тәкъдим белән чыккан идем: әгәр Россия Федерациясе моңа бармый икән, безнең өстәмә керемнәрдән донор булмаган, әйтик, күрше төбәкләргә ярдәм итеп, салым базасын киңәйтергә рөхсәт бирү. Без анда инвестицияләр кертеп, федераль Хөкүмәт рөхсәте белән, үсеш алган сәнәгате булмаган төбәкләрдә өстәмә салым базасын булдыра алыр идек. Бу предприятиеләрнең контроль пакеты бездә булып, шул рәвешле, без федераль финанс министрлыгы каршында дотацияләр сорап чиратта торган төбәкләр санын киметер идек. Юкса, салым базасын үстерү белән шөгыльләнергә бернинди кызыксыну юк”, - дип ассызыклады проблеманы Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, донор төбәкләрне, федераль бюджетны тулыландыру өчен стимуллаштыру, дөрес һәм вакытлы адым булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International