Агымдагы ел башланганнан бирле Татарстан нефтьчеләре 8 млн 615 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елдагының 104,7 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2016 елның беренче кварталында Татарстанның кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә шундый саннар игълан ителде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстаннның кече һәм эре нефть компанияләре җитәкчеләре катнашты.
“Татарстанның кече нефть компанияләре 1 млн 768 мең тонна нефть чыгарган яки гомуми табыш күләменең 22,5 проценты”, - дип бәян итте «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев. Бу планлаштырылганнан 8 процентка яки 138 мең тоннага күбрәк.
Республиканың кече нефть компанияләре барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 10,8 млрд сум акча күчергән, Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына – 1,768 млрд. 58 скважина файдалануга тапшырылган. Геологик разведка алып барыла. Ел башыннан 2,7 мең метр борауланган, - бу еллык планның өчтән бер өлеше. Югары үзлекле запасларны чыгару буенча актив эш алып барыла. Монда да республика инновацияләрдән башка булдыра алмый.
“Татарстанда үзлелеге югары булган нефть өлеше – запасларның гомуми күләменең 80 проценты чамасы”, - дип билгеләп үтте «Нефтеконсорциум» ЯАҖ инновацион эшләр буенча бүлек башлыгы Рөстәм Рәхимов. Кайбер яңа технологияләр актив кертелә, 2016 елның беренче кварталында бу юнәлештән өстәмә керем 115 млн сум тәшкил иткән.
Хәзер АКШта актив кулланыла торган углерод ике окисен җибәрү юлы белән башкарылучы технология сынау уза. Иң кыены – проектка 2015 елның азагында имза салынган, бу вакытта нефть компанияләре үз бюджетларын раслаган булган. Хәзер аны яңадан карарга кирәк. Рөстәм Миңнеханов барлык мөмкин вариантларны да карарга кушты.