Татарстан экспорты күләме бер елда 30%тан артык кимеде. Шулай да республика Россия тышкы икътисадый эшчәнлегенең актив катнашучысы булып кала. Татарстан тышкы сәүдә күләме буенча федерация субъектлары арасында бишенче урында, ә ИФО нда беренче урында. Бу хакта бүген ТР Икътисадый советы утырышнда билгеле булды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Икътисадый совет әгъзалары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, экспортка продукция җитештерүче республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
"2014 ел белән чагыштырганда Татарстан предприятиеләренең экспорт товарлары 37,4 % кимеде. Бу республиканың нефть химиясе секторының экспортка җибәрелүче продукциясенә бәяләр кимүенә бәйле, башка сәбәпләр дә бар", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
"Нефтька түбән бәяләр шартларында читкә чимал гына сату республика икътисады үсешен тәэмин итеп булмый. Безгә югары өстәмә бәяле товарларны экспортка сатуга күчү кирәк", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, моңа мөмкинлекләр бар. 6 млн. тонна нефть эшкәртерлек завод эшли. "ТАНЕКО" да тиздән эшләр башлана.
ТР Президенты фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә күбрәк игътибар итәргә кирәк. "Татарстан үзен төп азык-төлек продукциясе белән тәэмин итәргә әзер. Үсешкә мөмкинлекләр бар. Хәлә продукция базарында да гаять зур мөмкинлекләр бар", - диде ул.
Республикада мәгълүмат технологияләрен үстерүгә дә бөтен шартлар бар. Төп максат - бөтен дөньяга эшләргә юнәлдерелгән резидентлар җәлеп итү.