Татарстанда кече һәм урта предприятиеләрнең 81 проценты экспортка эшләргә җыенмый

2016 елның 7 июне, сишәмбе

2015 елда  Татарстанда экспортка барлыгы 450 компания һәм предприятие генә эшли. 50ка якынының гына әйләнеше миллион доллардан артып киткән. Күп эшкуарлар үз тәкъдимнәре белән глобаль базарга чыгарга курка. Күптән түгел уздырылган сорашып белешүләр нәтиҗәсе нигезендә республиканың кече һәм урта компанияләренең 81 проценты экспортка эшләргә җыенмый. Бүген бу күрсәткечләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уздырылган Татарстан Республикасы Икътисадый советы утырышында хәбәр ителде. 

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Икътисадый совет әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, экспортка юнәлешле Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.   

Татарстанның быел тышкы товар әйләнеше 11 млрд. 500 млн. сумнан артык, дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. Синтетик каучук, нефть һәм нефть продуктлары, йөк автомобильләре җибәрү, шулай ук башка юнәлешләр буенча Татарстанда бераз үсеш тә бар.  

«Татарстанның глобаль факторларга: бөтендөнья икътисады акрынаюга һәм икътисадый активлык күчешенә йогынты ясар мөмкинлеге юк», - дип белдерде нотыкчы. Ә менә ул эчке Россия факторларына йогынты ясый ала. Сүз хезмәт хакына һәм энергия ресурсларына йогынты ясау мөмкинлеге турында бара.

Татарстан һәм Россия товарларының чит илләр базарларына экспансиясе максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле булсын өчен масштаблы дәүләт ярдәме кирәк – федераль дәрәҗәдә дә, шулай ук җирле дәрәҗәдә дә.  

Җитештерүчләрнең үзләренә киңәйтелгән ярдәм кирәк: экспортка ориентация, документларны рәсмиләштерү, методик рекомендацияләр, чит илләр контрагентларын тикшерү мөмкинлеге һәм Татарстан продукциясен алырга теләүчеләр белән багланышлар урнаштыру буенча консультацияләр, дип белдерде нотыкчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International