Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Сетевая компания» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды (Казан).
Утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Сетевая компания» ААҖ генераль директорының автоматиканы релейлы яклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Валерий Михайлович Меерга «Татарстан Республикасы Атказанган энергетигы» мактаулы исеме бирелү турында игълан итте.
Үз чиратында «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев компаниянең «XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын электр белән ышанычлы тәэмин итүгә керткән хезмәт өлеше өчен» истәлекле тамгасын Илдар Халиковка тапшырды.
«Сетевая компания» ААҖ Директорлар советы утырышында кулланучыларны электр белән тәэмин итү ышанычлылыгын арттыру, 2016 елның 1 кварталында җитештерү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары, компаниянең җитештерү программасының схемасына туры килүе турында фикер алыштылар.
Директорлар советына компаниянең 2016 елның 1 кварталындагы ышанычлы хезмәт күрсәтүен раслый торган төп күрсәткечләре, җитештерү активларының техник торышы турындагы мәгълүмат бирелде, шулай ук компаниянең бүлү челтәрләрендә аварияләрне киметүгә юнәлгән программаны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.