Россия Федерациясе Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев фикеренчә, юридик затлар өчен кертемнәрне иминиятәлтерүне керткән очракта, аны кече оешмалардан башларга кирәк.
"Белгеч буларак минем үз фикерем шундый: юридик затларны керткән очракта, кече оешмалардан башларга, һәм сумманы 1,4 млн. сум белән чикләргә кирәктер. Чөнки, нигездә, кече оешмалар, физик затлар кебек үк нәзберек як. Финанс карарлар кабул иткәндә физик затлар көчсез буларак карала, чөнки үз финанс карарларының ни белән бетәсен бәяли алмый. (...) Эре корпорацияләр үзләре кертемнәр урнаштырган банкларның рискларын бәяләү мөмкинлегенә ия һәм бу рисклар белән эшләү аларның җаваплылыгы.