Банкларның иминиятләштерү фондына түләүләрен арттыру мәсьәләсе 2016 ел ахырында каралырга мөмкин, дип белдерде Дәүләт Думасында депутатларга Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
"Чыннан да, минем фикеремчә, ел ахырында әлеге мәсьәләне тикшреүгә яңадан әйләнеп кайтырга кирәк булачак", - диде ул.
Финанслар министры урынбасары билгеләп үткәнчә, бу банкларның кертемнәрне иминиятләштерү фондына кертемнәрен арттыру турында карар кабул ителүне күз уңында тотмый.