Брокерлар иминиятләштерү фондына акча күчерә башлармы?

2016 елның 11 июне, шимбә

Брокерлер тиешле иминият фондына зур күчерүләр түләргә әзер булуын НАУФОР раслаган очракта, Финанслар министрлыгы брокерларның алдашуыннан, урлашуыннан ИИС саклавы турында закон проектын тиз арада гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк, дип белдерде Россия Федерацяисенең финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев. 

"Брокерларның урлашуыннан, алдавыннан иминиятләтреүче концепцияне без хуплыйбыз... Аның эшләү технологиясен дә без җентекләп тикшердек: бу, иң кимендә башлангыч этапта гына булса да, бары тик ИИС (шәхси инфестиция исәп-хисап счеты) өчен генә булырга тиеш", - диде Моисеев әфәнде Дәүләт Думасында журналистларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International