Татарстан бюджеты 14 млрд 252 млн сумга артырга, шул ук вакытта керем өлеше 174 млрд 851 млн сум тәшкил итәргә тиеш, ә чыгым - 184 млрд 131 млн сум. 5 млрд 833 млн сумнан аз гына ким бюджет дефициты 9 млрд 280 млн сумнан артыкка үсәчәк.
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында "2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР законы проекты буенча фикер алыштылар.
Утырышта ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Татарстан бюджетының керем өлеше, нигездә, түләүсез керемнәр исәбенә артачак. Аның күләме - 11 млрд 861 млн сум. Сүз субсидия, субвенция, бюджетара трансфертлар, федераль һәм төбәк бюджеттан бүлеп бирелгән акча турында бара.
Иң зур сумма авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен биреләчәк. Бу тармакка 6 млрд 761 млн сум туры килә. Юл хуҗалыгы өлкәсендә төбәк прогарммаларын чынга ашыруга өстәмә 1,644 млрд сум бүленеп биреләчәк. Тагын 322 млн сумга якын социаль мөһим авыл объектларына илтә торган урыннарга каты өслекле юллар салу һәм реконструкцияләүгә билгеләнгән. Чаллы сәнәгать зонасында гомуми файдаланылыш өчен юл инфраструкрасы булдыруга 218 млн сум юнәлдереләчәк.
Аерым категория гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итүгә 959 млн сум бүлеп бирелә. Торак төзелеше программасын стимуллаштыру өчен өстәмә рәвештә 460 млн сумнан артык акча бүленә, тагын 341 млн - авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен. 299 млн сум - хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә.
ТР Законы проекты комиссия тарафыннан хупланды. Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә аны депутатларга беренче яки өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим ителәчәк.
"Татар-информ" МА язмасы буенча