Хезмәт хакын конвертта түләү күләгәдән чыгарылачак

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы һәм Федераль салым хезмәте агымдагы елның көзендә хезмәт хакын конвертта түләү очракларын бетерү буенча тәкъдимнәрен Хөкүмәткә кертәчәк, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры антон Силуанов. "Бүгенге көндә Федераль салым хезмәте белән бергә хезмәт өчен "соры" түләүләрне күләгәдән чыгару буенча план әзерләнә. Әлеге план закон белән кабул ителгән карарларны таләп итәчәк. Әлегә нинди карарлар икәне турында сөйләмим. Тиешле тәкъдимнәрне агымдагы елның көзендә башта Хакимияткә, аннары инде Парламентка кертәчәкбез", - диде Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International