Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы Россия Федерациясенең бюджеты кытлыгын тулай төбәк продуктының 1% кысаларында булуын мөмкин саный. катгый рәвештә балансланган бюджет булуы шарт түгел, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов. "Бездә тигез баланслаштырылган бюджет булуы турында катгый таләп юк. Бюджет дефициты тулай төбәк продуктының 1% кысаларында булса - әйбәт кенә яшәп була. Иң мөһиме, шушы кытлык илебезнең икътисадына басым ясамасын, резервларга йогынты ясамасын.!