2014 ел ахырында булган сумның тиз арада кискен генә ишелеп төшүе соңгы ун елда нефть һәм газ керемнәрен саксыз тотуга бәйле, дип белдерде Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов. Аның сүзләре буенча, Хөкүмәт алдында торган бурыч - шундый хәлләрне булдырмау.
Элеккеге Финанслар министры Алексей Кудрин моңа кадәр, җомга көнне Петербургта узучы Халыкара Икътисади форум барышында белдергәнчә, рус милли валютасының ике тапкырга диярлек ишелеп төшүе экътисади хакимият өчен һәм гомумән бөтен ил өчен хурлык.