Бөек Британия Евросоюздан чыкса, бу РФ финанс базарына һәм сум курсына тәэсир итмиячәк

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бөек Британиянең  Евросоюздан чыгу мөмкинлеге Россия Федерациясендә финанс базарына һәм сум курсына тәэсир итүе бик шикле, дип фикер йөртә Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Герман улы Стлуанов.

"Россия өчен бу (Brexit - ред.) финанс базарындагы торышка һәм валюталар курсы белән бүгенге хәлгә тәэсир итәр дип уйламыйм", - дип белдерде CNBC (Си-Эн-Би-Си) телеканалына биргән әңгәмәсендә Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Герман улы Силуанов.

Бу турыда тулырак мәгълүматны Россия Федерациясенең финанслар министрлыгының рәсми сайтында рус телендә укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International