«Татнефть» ГАҖ, чыннан да, Татарстан горурлыгы булып тора

2016 елның 24 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты. Чара Әлмәт шәһәрендә «Нефтьче» МС базасында узды. Анда шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм башкалар катнашты. 
 
Хисап елы киеренке,әмма нәтиҗәле булды, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. «Бу нефть бәяләренең тискәре динамикасы, сектораль санкцияләр, «зур салым маневры» принципларын куллану  шартларында һәм бара. Бөтендөнья икътисады үсеше әкренәю һәм энергия ресурсларына ихтыяҗ кимү төп экспорт базарларында конкуренция көчәюгә китерде. Шуңа да кармастан, Татарстан нефтьчеләре, «Татнефть» АҖ бу өндәүләрне җиңеп чыктылар», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
 
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, беренче мәртәбә Татарстан тарихында нефть чыгару күләме 34 млн. тоннадан артып китте. Үсеш темпы (102,8%) гомумроссия күрсәткечләреннән артыграк. «Татнефть» компаниясе 26 млн. 926 мең тонна нефть чыгарды, 2014 ел белән чагыштырганда 704 мең  тоннага артык.
 
Үсешнең төп драйверы – үзлелеге югары нефть, диде Рөстәм Миңнеханов. Бәяләр кискен кимегәнче «Татнефть» тулы күләмдә ятмаларны бораулауга, торбаүткәргечләр һәм парогенераторлар коруга инвестицияләр кертте. Кабул ителгән стратегия кысаларында илебез җайланмаларын куллану импортны алмаштыруның барлык мәсьәләләрен дә хәл итте.
 
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, быел февраль аенда  миллионынчы тонна үзлелеге югары нефть чыгарылган.  
Өстенлекле проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 97 млрд. сумнан артты (2014 ел күрсәткечләренә карата 41%тан артык). «Инвестицион программаны уңышлы башкару, нефть чыгару күләме арту белән бергә, запасларны киңәйтелгән торгызуны тәэмин итте».
 
2015 елда ун еллыгын билгеләп үткән «ТАНЕКО» проекты да уңышлы үсә.  «ТАНЕКО» эшли башлагач, нефть экспорты өлеше 62%тан 37%ка кадәр кимеде. Бу күләм нефть продуктлары экспорты белән алмаштырылды – аның өлеше 16%тан 33%ка кадәр артты», - диде Рөстәм Миңнеханов.
 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Татнефть» республикада өстәлгән бәяне җитештерүчеләрнең иң эресе булып кала бирә. 2015 елда компания бирә торган өстәлгән бәя 16,6%ка артты һәм 308 млрд. сум тәшкил итте.
«Татнефть»нең тотрыклы эшчәнлеге нәтиҗәсендә республиканың икътисадый тотрыклылыгы тәэмин ителде.  
 
Нефть комапнияләре алдында торган бурычлар турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, иң беренче чиратта базарда биләгән урынны барлык бизнес-сегментлары буенча да киңәйтергә кирәк.
 
«ТАНЕКО» проекты үсеше өлешендә Татарстан Президенты төп бурычлар итеп кокслауны әкренәйтүне, тирәнәю процессларының производстволары комплексын этаплап гамәлгә ашыруны, шулай ук 2018 ел башына нефтьне беренчел эшкәртүнең яңа җайланмасын гамәлгә кертүне атады. 
 
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген «Татнефть» 44 меңнән артык Россия һәм чит ил акционерлары мәнфәгатьләрен чагылдыра. Компания капитализациясе хисап елында 39,6%ка, ягъни 716 млрд. сумга арткан. 
 
Азакта Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «Татнефть» ГАҖ, чыннан да,  Татарстанда беренче номерлы компания һәм республика горурлыгы булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International