Рөстәм Миңнеханов VII Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша

2016 елның 4 июне, шимбә

Милли бәйрәм делегатларның мәйданны әйләнүе белән башланды. Алардан соң мәйданда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм "Казан" бию ансамбле башкаруында "Сабан туеның тарихы һәм киләчәге" дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль хореографик күренеш тәкъдим ителде.

Сергей Морозов сүзен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан халкына рәхмәт әйтүдән башлады. "Без язгы чәчүләрне тәмамладык һәм быел гадәттәгегә караганда да күбрәк ашлык чәчтек, яхшы уңышка өметләнәбез. Яхшы уңыш күрсәткән бер генә хезмәтчән дә игътибарсыз калмасын өчен, илебез безнең белән горурлансын өчен без барысын да эшләячәкбез", - дип вәгъдәләде ул.

Рөстәм Миңнеханов: "Без Ульяновск өлкәсендә мондый чараны өченче тапкыр уздырабыз. Без монда яшәүче барлык милләтләрнең һәм конфессияләрнең дус һәм тату яшәвен күрәбез. Сабан туен бүген бик үзенчәлекле - балалар бакчасында башладык. Нинди генә милләттән булсак та, гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк. Сабан туе - татар халкыбызны бренды", - диде һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде. 

Сабан туенда, гадәт буенча уздырыла торган спорт ярышларында җиңүчеләргә быел да бүләкләр мулдан әзерләнгән. Милли бәйрәмдә ат-спорт ярышында зур урын бирелгән. Моңа кадәр андый ярышларның әле оештырылганы булмаган. Сергей Морозов инициативасы белән уздырылган ат чабышында бары Иске Кулаткы районында яшәүчеләр генә катнаша ала. Анда җиңүчегә губернатор "УАЗ" автомобилен бүләккә әзерләгән. Сабан туендагы ат чабышында катнашкан Ульяновск өлкәсе, Самара, Тольятти шәһәрләре, Башкортстан вәкилләренә дә бүләкләр бар. Көрәштә батыр калучыга исә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңел машина бүләк итте. Сабан туе күренешләрен Татарстан лидеры инстаграмдагы битенә урнаштыра бара.

«Бәйрәм белән! С праздником!», - дип котлады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйда катнашучы барлык кешеләрне.

Аннары Татарстан Президенты Ульяновск өлкәсе татар автономиясенә  «Форд-транзит» микроавтобусы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International