Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасына эш сәфәре кыла

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Эш сәфәренең төп максаты –  «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумынының пленар утырышында катнашу. Рөстәм Миңнеханов анда мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм популярлаштыру буенча Татарстан тәҗрибәсе турында, шулай ук тулаем республикада туризм үсеше турында сөйләячәк. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты «Юмарт Себер»  ашамлыклар индустриясе бизнес-миссиясе белән танышачак. Күргәзмәдә  Хакасия фермер хуҗалыкларында һәм ашамлыклар җитештерүләрендә ясалган эксклюзив продукция тәкъдим ителәчәк. 

Форум кысаларында Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланыр дип көтелә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International