Илдар Халиков “Татспиртпром”ААҖ директорлар советы утырышын уздырды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ директорлар советы утырышы узды. Анда  компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, салымнар түләү һәм бюджетка җыемнар кертү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

2016 елның беренче ярты елында “Татспиртпром” 12,5 млрд. сум акцизлар һәм салымнар түләгән, бу узган елның шул вакытына караганда 3,6 млрд. сумга артыграк. Шул исәптән, 8,2 млрд. сум Россия Федерациясе бюджетына, 4,3 млрд. сум Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына күчерелгән.

Фикер алышулар барышында Илдар Халиков, агымдагы елның икенче кварталы күрсәткечләр буенча “Татспиртпром” тарихында иң яхшысы булды, дип билгеләде.

2016 елның беренче ярты елында “Татспиртпром” 5,1 млн. декалитр алкоголь продукциясе саткан. 19,6 млрд. сум табыш алынган, бу узган елның шушы вакытына 149% тәшкил итә. Илкүләм Алкоголь Ассоциациясе мәгълүматлары буенча компания Россиядә аракы сату буенча беренче урында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International