Татарстан Республикасы сәнәгатенең 2016 елның беренче яртыеллыгында эше нәтиҗәләрен бүген республика нефть саммитындагы пленар утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Искәртик, Бөгелмә муниципаль районының Карабаш поселогында нефть саммиты үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары - Җир асты байлыкларын файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында сәнәгать эшенең беренчел нәтиҗәләре буенча, чыгарылган продукция күләме 890 млрд. сум тәшкил итте, сәнәгать производствосы индексы (СПИ) - 103,2 %.
Хисап буенча, СПИ файдалы казылмалар чыгаруда, 2015 елның гыйнвар-июнь чоры белән чагыштырганда, 4,5 %ка артты, эшкәртү сәнәгатендә 101 % тәшкил итте, электр энергиясен, газ һәм су җитештерү һәм бүлүдә - 109,8 %.
Сәнәгать производствосы күләме буенча Татарстан Республикасы Россиядә 5 урында, Идел буе федераль округы буенча - 1 урын.
Республика сәнәгате нигезе - нефть-газ-химия комплексы. Аның продукциясе чыгарылган продуциянең гомуми күләменнән 60 % тәшкил итә, ягъни - 540 млрд. сум.
2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы нефть эшкәртү секторы 160 млрдю сумнан артык продукция чыгарды, СПИ - 101,5 %. Химия предприятиеләре - 140 млрд. сум, ә СПИ - 101,3 %.