Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе кысаларында фәнгә һәм инновацияләргә ярдәмнең инфраструктур проектлары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия финанс министры урынбасары Андрей Иванов катнашында узды.
Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың Түбән Кама, Менделеевск мунициципаль районнары, Чаллы шәһәре вәкилләре катнашты.
«ИнноКам» проекты кысаларында «Фән һәм инновацияләр» юнәлеше буенча инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру турында икътисад министры Артем Здунов сөйләде.
Иннополис университетын «Иннополис университеты» ЮБнең АФБ директоры Кирилл Семенихин тәкъдир итте.
Иннополис университетының максаты – 2022 елга студентлар санын 5,5 мең кешегә җиткерү (4 меңгә якыны– бакалавриат һәм 1,5 меңе – магистратура).
Киңәшмә барышында Иннополис университеты белән Сколково фән һәм технологияләр институты (Сколтех) арасында белем бирү программалары өлешендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы, Иннополис университеты һәм «Сколково» фонды арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү 2015 елның декабрендә имзаланды.
Киңәшмәдә «ИнноКам үзәге кысаларында» транспорт инфраструктурасын үстерү проектлары һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча нотык ясадылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров, Туполев ис. КНИТУ ректоры Альберт Гыйльметдинов, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты ректоры Герман Дьяконов, Казан энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» ассоциациясе коммерциячел булмаган партнерлыгы» президенты Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.