Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Еллык инвестицион форум президенты Дауд Әль Шезави әфәнде белән очрашты

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Еллык инвестицион форум президенты Дауд Әль Шезави әфәнде белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.

Яклар агымдагы мәсьәләләр, шул исәптән «Казан Экспо» күргәзмә комплексын реализацияләү кысаларында хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алышты.

Очрашуда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Роберт Миңнегалиев һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, «Kазан Экспо» комплексы «Казан» халыкара аэропорты янында төзеләчәк. Аңа нигез ташы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм World Skills International президенты Саймон  Бартли тарафыннан 2015 елның мартында салынган иде.

Моннан тыш, бүген Дубайдагы Еллык инвестицион форум президенты Дауд  Әль Шезави әфәнденең Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән, шулай ук «Казан Экспо» ҖЧҖ белгечләре белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук Дауд Әль Шезави әфәнде «Иннополис» махсус икътисадый зонасына барачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International