Ел башланганнан бирле Татарстан Республикасында 1 млн. 139 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 107% тәшкил итә. Үткән ике атнада 117,5 мең кв.м булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
И. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 587 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 669 млн. сумлык 318 карар чыгарылган. 2016 елның беренче яртыеллыгында төзелеш тармагында 16 бәхетсезлек очрагы булган, 5сендә кеше һәлак булган.
Министр сүзләренчә, имгәнүләрнең иң еш очраклары – биек җирдән егылып төшү һәм төрле якка очып төшүче предметлар йогынтысы, ул барлык күләмнең 62%ы.
Күзәтчелек хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов иминлек мәсьәләләренә игътибарны арттырырга кушты. «Бүген төзелештә очраклы кешеләр күп. Профессионаллар белән мондый проблемалар азрак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Төзелеш мәйданына чыгар алдыннан эшче инструктаж узарга һәм яклау чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. АСК тармагында да шул ук хәл: авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану кагыйдәләрен бозу очраклары анда да җитәрлек».
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 110,1 мең кв.м булган 1 мең 967 фатирлы 62 йорт тапшырылган. Моннан тыш, гомуми мәйданы 14,4 мең кв. м булган 22 аренда йорты төзү планлаштырыла. Бүген барлык объектларда да эчке эшләр башкарыла.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак шартларын яхшырту программасы буенча 42 йорт төзелә. Шуларның 22се әзер диярлек, уртача әзерлектә – 17, 3сендә эшләр күп әле.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә 63 объект төзелә. 37се әзер диярлек.
Министр белдергәнчә, 2016 елда Татарстанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен корылучы 18 административ-торак комплексының барысында да эшләр бара.
Бүгенгә 11 авыл клубы төзелеп беткән. Калган 34 объектта эшләр барышы төрле дәрәҗәдә, диде Ирек Фәйзуллин.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү мәсьәләсенә аерым тукталды. Бүгенгә 43 муниципалитеттагы барлык 60 объектка да нигез корылган, 55енә инженер челтәрләре сузылган. Мәйданнарга 45 модуль чыгарылган, шуларның 34ендә монтаж тәмамланган. Бер үк вакытта ФАПларга капиталь ремонт та дәвам итә. Бүгенгә торгызу эшләре 119 объектта башкарылган.
Модульле патологоанатомия бүлекләре һәм модульле табиб амбулаторияләре төзү эшләре график буенча гамәлгә ашырыла.
Универсаль спорт мәйданчыклары программасы буенча планлаштырылган 188 объекттан 177се тапшырлыган. Унберендә эшләр дәвам итә.