2016 елның беренче яртыеллыгында электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү эшләре нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
ТР Элемтә министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, хисап чорында гражданнарга 37,5 млн. электрон хезмәт күрсәтелде (узган елның шул ук чорына караганда 50 %ка үсеш). Барлыгы 1,98 млн. электрон гариза бирелде (үсеш - 74 %), электрон чиратка 7,27 млн. язылу билгеләнде (үсеш - 92 %) һәм сораулар (юл хүәрәкәте кагйыдәлрен бозу өчен штрафлар турында, балалар бакчаларына чират торышы, балаларның мәктәптәге билгеләре һәм башкалар) саны - 23,9 млн.
"Электрон түләүләрнең сизелерлек артуы билгеләнде. Бу безнең коммуналь хезмәт өчен түләүләр буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм муниципалитетлар белән уртак эшебез. Узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда икеләтә артты: гомуми күләме 5 млрд. 116 млн сумнан артты. Искәртим, 2015 ел дәвамында сумма 6 млрд. сум тәшкил итте", - диде Р.Шәйхетдинов.
Вице-премьер сүзләренчә, быел июнь аенда дәүләт хезмәте күрсәтү порталында Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы Соборын торыгызуга хәйрия акчасы кертеп була. Роман Шәйхетдинов билгеләгәнчә, өч атнада 323 мең сумлык 470 түләү үткрелде.