Киләчәктә статусны ныгыту һәм конкуренциягә сәләтне үстерү өчен 2025 елга кадәр «Татнефть» төркемен үстерү стратегиясе формалашкан булырга тиеш. Бүген бу хакта традицион нефть саммитының пленар утырышында (Карабаш поселогы, «Нептун» ял базасы) «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов хәбәр итте.
Саммит эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Наил Маһанов хәбәр иткәнчә, стратегик бурыч – компаниянең агымдагы хакын икеләтә арттыру, яисә аның базар капитализациясен 2025 елга долларларда исәпләгәндә икеләтә арттыру - 21,5 млрд. АКШ долларына кадәр.
Куелан бурычларны хәл итү өчен берничә стратегик инициатива кабул ителгән. Шул исәптән агымдагы ресурс базасында рентабельле нефть чыгаруны арттыру, үзлелеге югары булган нефть ятмаларын да кертеп. «Безнең алда 2020 елга нефть чыгару күләмен 30 миллион тоннага җиткерү бурычы тора», - диде Наил Маһанов.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында «Татнефть» төркеме буенча нефть чыгару күләме 13,9 млн. тонна тәшкил иткән, былтыргы дәрәҗәдән ул 4,9%ка артык.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры сүзләренчә, нефть эшкәртү өлкәсендә төп бурыч – «ТАНЕКО»ның беренче чиратын төзүне тулысынча тәмамлау һәм икенче чиратын төзү.
«ТАНЕКО» продукциясе 2016 елның июнендә конкурста «Бөтенроссия маркасы (III меңьеллык)» һәм «XXI гасыр сыйфат тамгасы» алтын тамгаларына лаек булды.
Башка бизнес-юнәлешләр алдында да җитди бурычлар тора.
Илебездә шиналар буенча иң эре җитештерүчеләрнең берсе – «Татнефть» нефть химиясе комплексы – чыгарылучы продукциянең сыйфатын күтәрү, ассортиментны киңәйтү һәм нәтиҗәле маркетинг программаларын гамәлгә ашыру бәрабәренә алдынгы урыннарны бирмәскә тырыша.
Наил Маһанов шулай ук билгеләп үткәнчә, компания үсешнең стратегик максатларын гамәлгә ашырырга, инвестицион потенциалны үстерергә, бизнесның конкуренциягә сәләтен арттырырга омтыла.