Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде.
Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе составы турындагы күрсәтмәне (№1452-р) Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 елның 9 июлендә имзалады.
Комиссия составына федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, федерация субъектлары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары керде.
Комиссия рәисе итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак билгеләп куелды.
Бу структура территориаль планлаштыру мәсьәләләрен, бюджетара мөнәсәбәтләрне һәм төбәкләр үсешенә кагылышлы бурычларны хәл иткәндә федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, башка оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне оештырырга ярдәм итәчәк дип күзаллана.
Искәртәбез, элек бу структура «Территориаль планлаштыру буенча Хөкүмәт комиссиясе» дип атала иде, аннары ул Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе итеп үзгәртеп корылды.