2016 елгы программа буенча, Казаннан тыш, барлык объектларда да су саклау зоналарын төзекләндерү эшләре башланган

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре барлык мунициципаль районнардагы 804 объектның 830ендә башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.  

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2016 елгы программа кысаларында 4,7 млн. кв. метр мәйданда 830 күп фатирлы йорт ремонтланачак. 194,5 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 9 муниципаль берәмлектәге 43 объект эшләр графигыннан  20%ка артта кала.

Республикада мәгариф  учреждениеләренә капиталь ремонт дәвам итә. 15 июльгә барлык объектларда да эшләр бара. 27 объектта (гомуми белем бирү мәктәпләре) эшләр тәмамланган. Искәртәбез, 2016 елда 95 мәктәпкә, шул исәптән 15 коррекцион мәктәпкә һәм 53 мәктәпкәчә оешмага капиталь ремонт ясау каралган.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры  балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт барышы турында сөйләде (барлык объектларда да эшләр тәмамланган), ресурс үзәкләренә (колледжларга), мәдәният объектларына (43 объектның 29 ында эшләр төгәлләнгән), яшүсмерләр клубларына (26 объектта да) капиталь ремонт тәмамланган.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советлары биналарына капиталь  ремонтка килгәндә исә, 78 бинаны ремонтлау планлаштырыла, финанслау күләме – 98,5 млн. сум.  Эшләр 62 объектта төгәлләнгән.

Авылларда яктыртуны торгызу программасы шулай ук график буенча бара. Бүгенгә 8 мең 166 яктылык диоды яктырткычы куелган, 275 электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган, 319,9 км электрүткәргеч линиясе монтажланган. 

Ирек Фәйзуллин 2016 елда су саклау зоналары программасын гамәлгә ашыруга киңрәк тукталды.

2016 елда программа буенча 20 муниципаль берәмлекнең 21 объектында эшләр планлаштырылган. Эшләр, Казаннан гайре, барлык районнарда да башланган. Әлмәттә шәһәр күле һәм пляж файдалануга тапшырылган.

Татарстан Президенты видеоконференцэлемтә режимында Казан Башкарма комитеты җитәкчелегенә, Кабан күлен төзекләндерү эшләренең башланмау сәбәпләрен сорап, мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кирәкле акчалар бүленгән. «Җәй узып бара, ә сезнең эш документациягез дә юк әле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ник эшләмисез? Бу акчаларны башка шәһәргә дә биреп була иде, әмма Казан бит – башкалабыз».

Рөстәм Миңнеханов бер атна эчендә проект буенча карар кабул итәргә йөкләмә бирде. 

Аннары Ирек Фәйзуллин 2016 елга «Парклар һәм скверлар» программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Исемлеккә 36 муниципаль берәмлектәге 43 объект кертелгән. 34 объект 2015 елдан килә (капремонт – 17 объект, төзелеш - 17 объект), шулай ук 9ы - яңа объект. Бүгенгә 36 муниципаль берәмлекнең 41 объектында эшләр бара. Казанның «Лядской бакчасы» паркында эшләр башланмаган. Бер объект тәмамланган - Чистай районында Кама елгасы яр буе паркы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International