Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Финанс министрлыгының Бюджетара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Лариса Ерошкина белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР финанслар министры радик гайзатуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Лариса Ерошкина Татарстан республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше, салым түләүләрен җыю, 2016 ел ахырына кадәр финанс органнар бурычлары кебек мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Очрашу тәмамлангач, Лариса Ерошкина Татарстан Республикасы финанс, казначылык 1әм салым органннары киңәшмәсендә катнашты.