«Moody's Investors Service Ltd» рейтинг агентлыгы белгечләре белән очрашу

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында «Moody's Investors Service Ltd» рейтинг агентлыгы аналитиклары белән узган очрашуда  агенлыкның вице-президент, аналитиклар В.А.Кузнецов һәм Ю.С.Прасолов, Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыклары вәкилләре катнашты. Әлеге очрашуның төп максаты - кредит рейтингын яңартыр өчен Татарстан Республикасын төрле яктан өйрәнү.

Татарстан Республикасының финанс- бюджет сәясәте, социаль-икътисади үсеш, инвестицион һәм инновацион сәясәт, дәүләт мөлкәте белән идарә итү, республикада милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International